Менделеевскида алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

2022 елның 1 мартында Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советы утырышы узды.

Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, хуҗалык итүче субъектлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Киңәшмәдә 2021 елда алкогольле продукцияне сату йомгаклары, контрольлек итү буенча үткәрелгән чараларның саны, ачыкланган хокук бозулар, легаль булмаган алкоголь продукциясен законсыз әйләнештән алу, административ йогынты чаралары, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнар мөрәҗәгатьләре, адреслы программа, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция белән тәэмин итү буенча гаризалар үтәлеше һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Утырышта шулай ук проблемалы мәсьәләләрне һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын да билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International