ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм суд приставлары штрафларны түләттерү дәрәҗәсен арттыру буенча уртак эшне дәвам итәләр

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм суд приставлары хезмәтенең төрле дәрәҗәдәге бюджетларга бурычларны түләү буенча уртак эше инде күп еллар дәвам итә. Эшнең нәтиҗәлелеге һәм уртак максатка ирешү өчен ике хезмәт тарафыннан даими рәвештә эш киңәшмәләре үткәрелә.

Шулай итеп, 2022 елның 3 мартында Түбән Кама территориаль органында контроль-инспекция бүлеге башлыгы Елена Кубасова Федераль суд приставлары хезмәтенең Түбән Кама бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты. Катнашучылар соңгы елларда түләнмәгән штрафлары булган бурычлыларга карата уртак максатчан эш алып барылуын билгеләп үттеләр. Һәр бурычлы кеше буенча штрафлар бурычларын чагыштырдылар, шулай ук судлар тарафыннан конфискацияләнгән алкогольле продукцияне юк итүгә Росалкогольрегулирование федераль хезмәтенә тапшыру үткәрделәр.

Киңәшмә ахырында Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең үзара хезмәттәшлеге практикасы яңа проблемалы мәсьәләләрне ачыкларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International