Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы гражданнарны күчмә кабул итте

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Макаровка авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да кире кайтарылырга яки алышынырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны чишү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы  карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ. б. нигезләмәләре аңлатылды.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International