Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар. Белгечләр Май чабу бәйрәмендә катнаштылар, аның барышында буклетлар тарату буенча акция үткәрелде. Чарада катнашучылар кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга тулы җаваплар алдылар. Чара күңелле бәйрәм атмосферасында узды, барлык ял итүчеләргә һәм кунакларга тәмле чәй һәм кайнар коймак тәкъдим ителде. Кыш бабайлар күңел ачтылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!