2022 елның 10 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Үрнәк авыл җирлегендә (Казанбаш авылы) кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Халыкны төрле сораулар, шул исәптән көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларда (газ шкафы, мультиварка) җитешсезлекләр килеп чыккан очракта кулланучы хокуклары, Интернет-ресурслар аша сатып алынган товарларның проблемаларын хәл итү кызыксындырды. РФ Хөкүмәтенең «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында» 31.12.2020 елның 2463 номерлы карарына төп үзгәрешләр аңлатылды. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.