2022 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү оештырды.
Биредә яшәүчеләрне кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр, аерым алганда, кибеттә бер бәя күрсәтелгән, ә чекта бөтенләй икенче төрле сумма булган очракта нишләргә дигән сорау, интернет-заказларга кагылышлы сораулар кызыксындырды.
Чара барышында катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле файдалы мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды.