Алексеевск ш.т.б. кибетендә консультация өстәле оештырдылар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

«Fair Digital Finance - Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында 2022 елда игълан ителгән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече 9 мартта кулланучылар өчен дә, сәүдә хезмәткәрләре өчен дә «Магнит» кибетендә консультация өстәле оештырды.

Консультация пункты эшендә төп бурычларның берсе - кулланучылар культурасын һәм хокукый белемне арттыру максатыннан кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүне, агартуны оештыру.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе, дәүләт мәгълүмат ресурсының мөмкинлекләре, дистанцион сәүдә вакытында кулланучылар хокукларын яклауның хокукый аспектлары һәм кулланучылар законнарының башка актуаль мәсьәләләре яктыртылды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү барышында халыкка мәгълүмат бирү һәм агарту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Халык арасында белешмәлекләр һәм башка мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International