Чистай территориаль органы начальнигы гражданнарны күчмә кабул итте

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2022 елның 14 мартында Луч бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу оештырды һәм Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.

Чара башында территориаль орган җитәкчесе быел «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына утыз ел тулу һәм 15 мартта бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтүе турында мәгълүмат җиткерде. Кыскача Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында сөйләде.

Бистәдә яшәүчеләр белән очрашуда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы кайбер мәсьәләләрне карадылар. Мәсәлән, сатучы, сатып алучының касса чегын югалту сәбәпле, аның таләпләрен үтәүдән баш тарткан очракта кулланучы хокукларын аңлаттылар. Сатучы гарантияле ремонт вакытында кулланучыга шундый ук товарны бирмәгән вәзгыятьне карадылар, шулай ук билгеләнгән вакытка алдан түләнгән җиһазларны китермәгән кулланучыга киңәшләр бирделәр.

Гражданнарны кабул итү барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.

Семинар-укулар барышында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын да карадылар.

Чара барышында кулланучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International