2022 елның 2 февраленнән Мөслим муниципаль районында Мөслим лицее укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау турында законның туган көне» исемле шигырь конкурсы игълан ителгән иде. Бу конкурсның максаты - укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм шәхси үсешенә ярдәм итү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын пропагандалау һәм популярлаштыру Мөслим лицееның җәмгыять белеме укытучысы Светлана Нәләева белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Өч укучы конкурсның финалына чыкты һәм Бөтендөнья кулланучылар көненә бәйрәм котлауларын юлладылар.