Бөреле авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Биектау муниципаль районының Бөреле авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Бөреле җәнлек совхозында яшәүчеләр, нигездә, сәүдә өлкәсенә кагылышлы проблемалар буенча консультацияләр алдылар: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү, гарантия ремонтын үткәрү вакыты һ. б.

Шунда ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.

Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International