Кукмара районының КФҮндә консультация пункты эшләде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар сорауларын оператив хәл итү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнары территориаль бүлеге һәм Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә Кукмара муниципаль районының КФҮндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнар өчен консультация өстәле оештырды.

Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә аңлатмалар бирелде, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары белән расланган закон аңлатылды. Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International