Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының икътисади куркынычсызлык бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары 16 мартта үз хезмәтенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева бүлекчә начальнигы Марсель Шәрәфиев җитәкчелегендәге Азнакай районы бүлекчәсе хезмәткәрләрен әлеге истәлекле дата белән котлады, тапшырылган территориядә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон үтәлеше буенча уртак эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.