Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында «Аскона» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актларны аңлату эшләре алып барды. Чарада каралуны һәм аларны хәл итү юлларын табуны таләп итүче мәсьәләләр күтәрелде һәм тикшерелде. Аерым алганда, дөрес сайланган матрасны кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләсе күтәрелде. «Аскона» сәүдә челтәре консультанты: «Үзен яхшы ял иткән һәм уңышлы кеше итеп хис итү теләге ортопедик матрас сайлауга игътибар таләп итә. Гади һәм интернет кибетләрендә тәкъдим ителгән продукциянең зур ассортименты кулланучыларны бердәнбер дөрес карар кабул итүгә караганда, еш кына аптырашта калдыра. Характеристикасы буенча яраклы әйберне сатып алу мәсьәләсе күп кенә кулланучыларны борчый. Сайлауда ялгышмас өчен, сатып алучыларга төрле эчлекле һәм төрле катылыктагы матрасларны сайлау буенча түбәндәге киңәшләрне бирәбез:
Матрсаның катылыгын сайлау.
Бу - ортопедик матрасның төп характеристикаларының берсе. Кешенең тулы ялы һәм кәефе күбесенчә аның катылыгына бәйле. Уңайлы ял итү өчен иң яхшы вариант булып уртача катылыктагы матрас санала.
Артык каты.
Каты матраслар умыртка баганасы авырулары, остеохондроз вакытында киңәш ителә. Аның эчлеге пенополиуретан, струттофайбер, кокос җепселләре, композитлардан тора. Нәтиҗәдә, өслек йомшаклык белән аерылмый, йокы уңайлылыгын тәэмин итми, тик умыртка баганасына бәйле проблемалар булган очракта, авыртуларны киметергә ярдәм итәчәк. Каты матрасларны 50 яшьтән өлкән булган сәламәтлеге нык кешеләргә, медицина күрсәтмәләре буенча авырган кешеләргә тәкъдим итәләр.
Уртача катылык.
Мондый төрне сәламәт, авырлыгы һәм буе буенча уртача булган кешеләргә тәкъдим итәләр. Эчлегендә струтттофайбер, ясалма латекс, характерлы ортопедик сыйфатлы ППУ кебек композит материаллар, табигый латекс һәм кокос койрасы кушылмалары, шулай ук меморикс кулланыла. Мондый матрасларга сорау зур.
Түбән катылык.
Матрасларга түбән катылыкны тәэмин итү өчен, җитештерүчеләр пенополиуретан һәм натураль латекс катламнарын куллана. Табигый латекстан тутырган ортопедик эчлекләргә керә, ә пенополиуретан югары авырлыктагы кешеләргә йоклау өчен туры килми. Еш кына өлкәннәр йомшак һәм уртача-йомшак матрас сайлыйлар, шулай ук балалар 8 – 15 яшьлек балалар өчен дә туры килә.
Сезгә дөрес һәм файдалы сатып алулар телибез!