Укучыларга - кулланучы хокуклары турында

2022 елның 18 марты, җомга

Без үзебезнең кулланучылар хокукларын мәктәп эскәмиясеннән белергә тиеш, ә алган белемнәре укучыларга тормышта кирәк булачак. 2022 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 8 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында лекция үткәрде.

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне девизы - "Fair Digital Finance» - Гадел цифрлы финанс хезмәтләре".

Лекция барышында укучыларга цифрлы финанс хезмәтләре турында сөйләделәр, анда финанс өлкәсендә иң киң таралган темалар, атап әйткәндә, цифрлы банк продуктларын куллану, кредит килешүләре төзү, финанс өлкәсендә алдаулар, дистанцион ысул белән товарларны сатып алу куркынычсызлыгы һәм товарларда җитешсезлекләр килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы турында сөйләделәр. Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International