Арчада «Киләчәк кулланучысы балалар күзлегеннән» дигән темага балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Киләчәк кулланучысы балалар күзлегеннән» дигән темага балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс балаларда фантазия, рәсем ясау һәм сәнгати иҗат үсешен стимуллаштыру максатыннан үткәрелде. Бурычы - балаларга кулланучылар хокук мөнәсәбәтләренә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга карата үз карашларын белдерү. Конкурска килгән эшләр саннар артына яшерелгән иде.

Эшләр компетентлы жюри тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде:

- эчтәлеклелек һәм рәсем темасына туры килү-килмәү;

- идеянең оригинальлеге;

- иҗади ният;

- башкаруның матурлыгы һәм осталыгы.

Конкурс нәтиҗәләре һәм һәр эш буенча көчле фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Киләчәк кулланучысы» номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде, алар арасында 6 нчы мәктәп укучылары да бар иде.:

220 балл җыеп, 1 урында - Ислам Ногманов, 13 яшь;

2 урынны, 205 балл җыеп, Самира Бәдертдинова (12 яшь) яулады;

3 урынны, 187әр балл җыеп, Зәлинә Шәймуллина, 12 яшь һәм Адилә Гыйззәтуллина, 12 яшь бүлеште.

15 яшьлек Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Алинә Мөхәммәтханова призер булды, ул 178 балл җыйды.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика ярдәмчел программасы логотибы белән кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Барлык эшләр дә иҗади ният һәм эчтәлек ягыннан бик кызыклы булды. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International