Бизнес һәм хакимият: Әлмәттә район башлыгының эшмәкәрләр белән очрашуы булды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район башлыгы Тимур Нагуманов эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада районның контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә катнашты.

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта базардагы вәзгыятькә актив мониторинг бара һәм аларга ярдәм төрләре карала. Тәэмин итү каналы белән бәйле проблемага карамастан, районның эре бизнесының 60% ы үз эшләрен дәвам итә.

Бизнес һәм хакимиятнең ачык диалогында сүз кече һәм урта бизнеска дәүләт тарафыннан ярдәм итү турында барды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов үз чыгышында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча Оператив штабның эше турында хәбәр итте. Әлмәт шәһәре прокуроры урынбасары Марсель Гыймаев контроль-күзәтчелек чаралары үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Аннары ачык диалог сорау-җавап блогы белән дәвам итте. Һәр эшкуарга салым хезмәте, прокуратура, Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе, Экология департаменты, Үсеш департаменты, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләренә, шәһәрнең баш архитекторы һәм район башкарма комитеты белгечләренә консультацияләр алу һәм сораулар бирү мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International