Менделеевск эшмәкәрләре «Болгарпиво» ААҖдә булдылар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск эшкуарлары делегациясе Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов җитәкчелегендә «Болгарпиво» ААҖнең сыра заводында булды. Чара яшь эшкуарларны республика товар җитештерүчеләре белән таныштыру һәм республика продукциясенә ярдәм итү буенча уртак планнар турында фикер алышу максатыннан оештырылды.

Предприятиенең баш технологы эшмәкәрләргә сыра һәм сыра эчемлекләрен, алкогольсез продукция җитештерүнең төп этаплары турында мәгълүмат җиткерде. Делегация сыра, лимонад, куас җитештерү белән шөгыльләнүче барлык цехларда да булды. Эшмәкәрләр үзләренә ошаган продукция үрнәкләрен татып карый алдылар.

Чара ахырында эшмәкәрләр түгәрәк өстәл артында генераль директор Руслан Якушевка сораулар бирә, үзара файдалы хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр буенча фикер алыша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International