2022 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Татар Саралово авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфатына бәйле, гарантия срогы чыкканчы да, гарантия срогы чыккач та товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында, кире кайтарылырга яки алышынырга тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.