2022 елның 8 апрелендә Арчаның 6 урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Киләчәк кулланучысы» дигән темага балалар рәсеме конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина җиңүчеләргә һәм призерларга «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы логотибы төшерелгән грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Территориаль орган хезмәткәре укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча булачак Олимпиада турында, аның этаплары турында сөйләде, мәктәп укучыларының актив һәм нәтиҗәле катнашуына өмет белдерде.