Теләче районы Айдар авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 15 апреле, җомга

2022 елның 14 апрелендә Теләче муниципаль районының Айдар авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре аңлатылды, шулай ук «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карарының төп моментлары аңлатылды.

Авыл халкы сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, сыйфатсыз товарны алыштыру, сыйфатсыз товарларга таләпләр кую сроклары турында кызыксынды.

Чара ахырында кулланучы өчен мәгълүмат һәм территориаль органнар реквизитлары тупланган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International