Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов республика халкын Бөек Җиңү көне белән котлый!

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген без Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәбез. 9 Май - барлык россиялеләр өчен изге көн. Бу еллар дәвамында һәр гаиләдә фронтта үз-үзләрен аямыйча сугышкан яки тылда җиңүне якынайтуда ярдәм иткән туганнары, якыннары, танышлары, якташлары турында хәтерлиләр. Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк.

Бүгенге көн, 9 май - календарьның кызыл көне генә түгел. Бу - Ватаныбызның бәйсезлеге, аның какшамас куәте һәм безнең халык бердәмлеге символы.

Шулай итеп, без алдында түләнмәгән бурычыбыз булган каһарман ата-бабаларыбызның лаеклы варислары булачакбыз! Алар турындагы истәлекләрне киләчәктә дә сакларбыз!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү Көне Белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International