9 Май - үзенчәлекле бәйрәм. Бу бөек бәйрәм барлык кешеләрнең күңелләрендә чагылыш тапсын һәм ул безнең бабайларыбызның нинди гаҗәеп көч белән ирешүен искә төшерсен өчен дә мөһим.
2022 елның 6 маенда, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Ногуманов Тәлгать Ногуман улы, 1927 елда туган ветеран Муллагалиев Бари Вәли улының тормыш иптәшен Бөек Җиңү көне белән котладылар. Кызганычка каршы, шушы көннәрдә генә ветеран Бари Вәли улы вафат булды.
Бәйрәм хөрмәтенә азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Ел саен ветераннар өчен бу игътибар билгесе мөһим, көтеп алына торган чара, кайгырту да, игътибар да бу көннәрдә аеруча кадерле.
Очрашу барышында ветераннарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. «Кулланучыга белешмәлек», «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, территориаль органның контакт мәгълүматлары белән визиткалар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Ветераннар, Арча территориаль органы хезмәткәрләре адресына күрсәтелгән игътибарлары өчен зур рәхмәт белдерделәр.