«Себер чишмәләре» шәхси эшмәкәргә карата җаваплылык тотуга китергән

2022 елның 13 мае, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында Түбән Кама районы авыл җирлеге кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне сату хокукына махсус рөхсәт (лицензия) булмаган килеш эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару факты ачыкланды. Склад бинасында акциз маркасыннан башка 0,5 л күләмендә «Себер чишмәләре» дип аталган спиртлы сыеклык табылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шешәнең эчке ягында «продукт кибетләрдә сату өчен билгеләнмәгән, бары тик шәхси куллану өчен генә», дип язылган. Бу факт шәхси эшмәкәр вәкиле тарафыннан кире кагылмый, киресенчә, шәхси эшмәкәрнең хатыны булган сатучы үзенең аңлатмасында финанс кыенлыклары турында сөйли. Тикшерү органнары киштәләрдә бу тыелган хәмерне тапмасын өчен, ул склад бинасында сакланган.

Эш материаллары һәм алынган спиртлы сыеклык Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Ачыкланган барлык фактлар да эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен нигез булып тора. РФ КоАП 14.17.1 статьясындагы 2 өлеше (юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату), РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлеше (маркировкасыз һәм (яки) мәгълүмат китермичә генә алкогольле продукция яки тәмәке әйләнеше), мондый маркировкалау һәм (яки) мондый мәгълүмат төшерү мәҗбүри булган очракта, РФ законнарында каралган мәгълүмат төшерү) буенча җаваплылык каралган.

Шәхси эшмәкәргә карата административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International