Олимпиадага әзерләнәбез

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе укучыларның кулланучылар белемен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү йөзеннән, гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика Олимпиадасын инде беренче ел гына уздырмый.

Олимпиада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә, норматив-хокукый актларны куллана белүгә мотивациясен арттыру, шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуга ярдәм итү, кулланучылар буларак үз хокукларын яклау белән кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру максатыннан үткәрелә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча Олимпиада нәтиҗәләре балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең рейтинг бәясенә кертелгән.

Быел, элеккеге кебек үк, кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика Олимпиадасының беренче этабы сентябрьнең беренче числарында старт ала.

17.05.2002 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашты.

Әлеге киңәшмә дистанцион форматта узды, анда Марина Егорова тыңлаучыларны район күрсәткечләре һәм үткәрелә торган Олимпиада турында гомуми мәгълүмат белән таныштырды.

Укучыларны инде хәзер үк Олимпиадага әзерләнә башларга чакырабыз. Җәй айларында иренмәскә, норматив-хокукый документларны уку өчен вакыт табарга тырышырга кирәк, бу - Россия Федерациясе Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы һәм башкалар.

Җәен мөстәкыйль әзерлек укучыларга Олимпиада биремнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алынган белемнәрне алар практикада куллана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International