Уенчыклар сертификатлаштырылган булырга тиеш

2022 елның 10 июне, җомга

Күп кенә ата-аналар гигиена сертификаты кирәклеген, нинди төркем балалар товарлары мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешлеген белми һәм шуңа күрә сатучылардан әлеге документларны таләп итүдән курка. Россиядә балалар өчен билгеләнгән барлык продукция мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиеш һәм санитар-эпидемиологик экспертиза узарга тиеш. Ягъни сез балалар коровате, коляска, ванночка, балалар ризыгы, уенчыклар, балалар киеме яки косметика сатып аласыз икән - оялмыйча әлеге продукция сертификатланганмы һәм аңа тиешле документлар бармы дип сорарга тиешсез.

Сатучы сертификат күчермәсен күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, төргәкләрдә яки товарның үзендә ГОСТ Р туры килү билгесе, шулай ук әлеге товарны тикшергән сертификацияләү үзәгенең номеры булырга тиеш. Әгәр мондый маркировканы тапмагансыз икән, товар контрольдә тотылмаган һәм аның сыйфаты һәм иминлеге өчен беркем дә җавап бирә алмый.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова хосусый эшмәкәр Ф.Х. Мошкинаның «Уенчыклар» кибетендә, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә, Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар оештырды. Коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат бирелде һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

Тэги: уенчыклар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International