Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләренә 2022 елның 24 июнендә Чистай шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе – юстиция киңәшчесе Салихов Р.Р. тарафыннан «Башкарма хакимият органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеге» темасына лекция укылды.
Чара барышында 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нигезләмәләре җентекләп каралды.
Прокурор ярдәмчесе хезмәткәрләргә әлеге Законда кулланыла торган төп төшенчәләрне җиткерде, коррупциягә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча дәүләт органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре, мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга салына торган чикләүләр һәм тыюлар, коррупцион хокук бозулар өчен дәүләт хезмәткәрләренең җаваплылыгы турында сөйләде. Дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү тәртибе җентекләп каралды. «Чыгымнар турында мәгълүмат» 2 бүлеген, «Банкларда һәм башка кредит оешмаларында счетлар турында мәгълүмат» 4 бүлеген, «Кыйммәтле кәгазьләр турында мәгълүматлар» 5 бүлеген карап тикшерүгә аерым тукталдылар.
Территориаль орган хезмәткәрләренә керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда хаталар җибәрмәскә киңәш ителде.