Коррупциягә каршы тору - безнең уртак бурычыбыз!

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә коррупция астында вазифаи затның шәхси баюы өчен хезмәт урыныннан файдалануы булган социаль күренеш аңлана. Коррупциянең төрле өлкәләргә: икътисадка, сәяси институтларга, суд системасына, социаль һәм медицина хезмәтләренә һ. б. ларга зыян сала торган комплекслы күренеш булуын аңларга кирәк.

Коррупцион юнәлештәге хокук бозулар кылган өчен законнарда җинаять, административ, гражданлык – хокукый һәм дисциплинар җаваплылык каралган.

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча үткәрелә торган чаралар турында сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру һәм җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә түземсезлек булдыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрелә.

Чара кысаларында «коррупция» төшенчәсен, аның барлыкка килү рәвешләрен һәм һәр граждан өчен нәтиҗәләрен тикшерәбез. Коррупцияне һәр граждан актив тормыш позициясе биләгәндә, коррупция күренешләре киңлеген тарайту һәм мәсьәләләрне законлы ысул белән хәл итү өчен бөтен көчен куеп, үзеннән башларга һәм барлык күренешләрдә коррупциягә каршы атмосфера һәм түземсезлек тәрбияләргә кирәк булганда гына җиңеп була.

Дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә - 08 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр, җомга – 08 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 15 минутка кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "ышаныч телефоны" на +7 (987) 296-68-93 шалтыратып коррупцион күренешләр хакында хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International