2022 елның 28 июлендә алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы булачак

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

2022 елның 28 июлендә «Татспиртпром» АҖнең «Усад спирт заводы» филиалында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда джин һәм джин нигезендә эшләнгән спиртлы эчемлекләр дегустацияләнәчәк. Республика, Россия һәм чит илдә җитештерелгән 11 төрле продукция үрнәген бәяләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International