Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе - ай саен бәяләр мониторингы үткәрү, ул мәгълүматларны җыю һәм анализлау буенча өзлексез, методик процесс булып тора.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен азык-төлек товарларына заказлар урнаштыру системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль оешмалары (учреждениеләре) сатып ала торган азык – төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карар кабул итте (алга таба - Карар). Әлеге карар нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт оешмалары (учреждениеләре) сатып ала торган азык-төлек товарлары исемлеге расланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре мониторинг үткәрү барышында, Карарда билгеләнгән таләпләр нигезендә, һәр позицияне игътибар белән карыйлар. Бәяләр үзгәрү башка күпләп сату бәяләре буенча яңа партия продукцияләренең килүе, шулай ук ассортиментны яңарту һәм киңәйтү белән бәйле. Ә күпләп сатучыларның җибәрү бәяләренең тирбәлеше илнең төрле төбәкләрендә җитештерүчеләрнең бәяләренә турыдан-туры бәйле. Бәяләр барлыкка китерүдә продукциянең сезонлы булуы, шул исәптән бәяләр күтәрелү һәм бәйрәмнәрдә продукциянең аерым төрләренә ихтыяҗны арттыру да зур роль уйный.
04.08.2022 көнне федераль һәм республика челтәрләрендә бәяләр мониторингы үткәрелде. Кибетләр штат режимында эшли, складлардагы күпчелек азык-төлек товарлары җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, алар даими рәвештә китерелә.