«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына бгышланган 10 нчы республика Олимпиадасы старт ала

2022 елның 26 августы, җомга

2022 елның сентябрендә гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча 10 нчы республика Олимпиадасы (алга таба - Олимпиада) старт ала, ул «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасына кушымта (алга таба - Программа) нигезендә оештырыла.

Олимпиаданы оештыручылар – этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе (алга таба - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Олимпиаданы үткәрү вакыты:

2022 елның 23 сентябреннән 27 октябренә кадәр, ике этапны уздыру очрагында;

2022 елның 23 сентябреннән 22 ноябренә кадәр, өч этапта үткәрелгән очракта.

Олимпиаданың максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру, норматив-хокукый актларны белү һәм аларны тормышта куллана белү, шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуда ярдәм итү, кулланучылар буларак үз хокукларын яклау белән кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру.

Сайтта теркәлгән төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары ирекле нигездә Олимпиадада катнаша ала. Бу турыда мәгълүмат  https://www.tatzpp.ru  (алга таба-кулланучылар хокукларын яклау порталы) урнашкан.

Катнашучыларны теркәү 2022 елның 1 сентябреннән 16 сентябренә кадәр үткәрелә. Олимпиадада катнашучыларның исемлеге кулланучылар хокукларын яклау порталында 2022 елның 22 сентябрендә урнаштырыла.

Олимпиада өч этаптан тора:

I этап - беренчел (сайлап алу) - 2022 елның 23-28 сентябрендә үткәрелә. Теркәлгән катнашучылар I этапны дистанцион формада, тест биремен үтәү рәвешендә уза.

Тест биремнәре 2022 елның 23 сентябрендә, кулланучылар хокукларын яклау порталында, «Олимпиада» бүлегендә урнаштырыла.

Олимпиаданың I этабы нәтиҗәләре турында мәгълүмат: 2022 елның 4 октябреннән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

II этап - 2022 елның 6 октябреннән 13 октябренә кадәр, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематикага эссе рәвешендә иҗади биремне үтәү формасындаә, дистанцион үткәрелә. Эссе темалары турында мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау порталында 2022 елның 6 октябрендә, «Олимпиада» бүлегендә урнаштырылачак.

Олимпиадада катнашучыга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына кагылышлы конкрет проблема буенча иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, төрле аспектларны билгеләргә, үз карашыңны формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк булачак. Фикерләрне бәян иткәндә, тиешле төшенчәләрдән файдаланып, үз фикереңне, шулай ук иҗтимагый тормыш фактларын дәлилләргә кирәк.

Эссе doc яки docx форматында рус һәм татар телләрендә 3 биттән дә артмаган күләмдә кабул ителә.

Олимпиаданың әлеге этабын узу нәтиҗәләре турында мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау порталының «Олимпиада» бүлегендә 2022 елның 26 октябренә кадәр урнаштырылачак.

III этап – йомгаклау, турыдан - туры, 2022 елның 30 октябреннән 7 ноябренә кадәр үткәрелә.

III этапны үткәрү урыннары һәм конкрет даталары турында мәгълүмат 2022 елның 27 октябрендә кулланучылар хокукларын яклау порталының «Олимпиада» бүлегендә урнаштырылачак.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Олимпиаданың III этабын үткәрү яки гамәлдән чыгару турында карар 2022 елның 27 октябрендә кулланучылар хокукларын яклау порталында урнаштырыла.

III этап 2 турдан тора.

1 тур - язмача тест, 2 тур - конкурсантлар белән сорау һәм билетлар буенча телдән җавап рәвешендә әңгәмә булачак.

Олимпиадада катнашучылар сорау һәм җавап рәвешендә әңгәмәне рус һәм татар телләрендә үтә алалар.

Олимпиадада катнашучылар өчен 2022 елның 22 ноябренә кадәр нәтиҗәләр ясала.

Олимпиаданың III этабын уздыру гамәлдән чыгарылган очракта, Олимпиаданың II этабы нәтиҗәләре ахыргы дип таныла.

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

Олимпиада үткәрү шартлары, тәртибе һәм сроклары турында тулырак мәгълүмат белән кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталының «Кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International