Әгерҗедә кулланучылар белемен арттыру буенча чаралар узды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан Әгерҗе муниципаль районында хуҗалык субъектлары белән куллану, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар уздырылды.

Катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, шулай ук 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Чаралар барышында, гамәлдәге законнар нигезендә, товар сыйфатсыз булса, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турындагы мәсьәләләр аңлатылды. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Әлеге чараларның максаты булып халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәтләр сыйфатына юнәлтү генә түгел, ә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемне күтәрү дә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International