Грамоталы булу – яшәү дәрәҗәсен арттыра

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

«Хөрмәтле укучылар! Кем үзенең кулланучылар белемен тикшерергә тели?» - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Түбән Кама муниципаль районы 36 нчы мәктәп китапханәсендә узган очрашуны нәкъ менә шундый сүзләр белән башлады. Хәзерге вакытта «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасында катнашу өчен теркәлү бара һәм әлеге уку йортының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы укучылар өчен әлеге чараны оештырудан читтә калмады. Балалар тесттагы сораулар ярдәмендә үзләренең белемнәрен тикшерә алдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә төрле темаларга брошюралар ярдәмендә яшьләр закон нигезләрен кабатладылар.

Очрашу тәмамлангач, катнашучылар үзләренең белемнәрен даими камилләштерү мөһим икәнлеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International