Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «XL» сәүдә үзәгендә, «Читай – город» китап кибетендә (Х.Ямашев проспекты, 97) семинарлар үткәрделәр.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясе законнары каралды.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында таләпләр аңлатылды.
Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау һәм аларны судка кадәр тәртиптә хәл итү мәсьәләләре кузгатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмат белешмәлекләре тәкъдим ителде.