2022 елның 22 сентябрендә Лаеш муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында эшмәкәрләр белән очрашу узды.
Чара барышында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре тикшерелде, иң еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны кисәтү юллары каралды.
Очрашуда катнашучылар игътибарына алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнардагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Эшмәкәрләрдән күп кенә сораулар килде, аларга тулы җаваплар бирелде.
Чара азагында, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын булдырмау максатыннан, эшмәкәрләргә барлык реаль фактлар турында мәгълүматларны контрольлек итүче органнарга, шул исәптән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җиткерергә тәкъдим ителде.