Бу көннәрдә аларны чәй табыннарына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйләрендә тәбриклиләр, бүләкләр тапшыралар, ярдәм күрсәтәләр һәм аерым игътибар бирәләр. Олы яшьтәге кешеләр бу бәйрәмнең килүен көтеп ала.
Без үзебезнең пенсионерлардан һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Алар безне оптимист булып яшәргә өйрәтәләр.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре үз пенсионерларын азык-төлек пакетлары тапшырып, аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләп котладылар.