Россиядә өлкәннәр көне, РФ Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1992 елның 1 октябрендә кертелде. Бу көнне бик күп оешмалар һәм предприятияләр өлкәннәр өчен төрле чаралар үткәрәләр. Өлкәннәр көне - тормышның үзенчәлекле мизгеле, ул көнне иң игелекле сүзләр, теләкләр һәм уйлар белән генә зур тормыш юлы үткән кешеләргә мөрәҗәгать итәләр.
Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы үзенең пенсионерларын - территориаль органның элеккеге башлыгы Сәлахиев А. А., консультант Заворохин Е. А., әйдәп баручы белгеч-эксперт Кадыйрова Р. Ш. тәбрикләде.
Очрашу барышында пенсионерлар адресына җылы котлаулар, шулай ук нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләкләре яңгырады. Элекке хезмәттәшләр белән бергә эшләү чорын искә төшерделәр һәм тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар.