Пенсионерлар кунакларны шатланып каршы алдылар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Хезмәттәшләрен өлкәннәр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен инде яхшы традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина хәзер лаеклы ялда булган элеккеге коллегалары - Шәймуллина Фәврия Вафа кызын, Юзеева Нина Герасим кызын, Шәйхиев Илһам Гайфи улын, Шаһиева Дания Госман кызын, Юнысова Минсара Сафин кызын өйләренә барып котладылар. Пенсионерлар кунакларны шатланып каршы алдылар, игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен һәм тапшырылган азык-төлек җыелмалары өчен рәхмәт белдерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә белем бирү өчен татар телендә кулланучылар хокукларын яклау буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды. Бу көнне һәр ветеранга күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International