Өлкәннәр көне декадасы кысаларында очрашу узды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне бөтен дөньяда октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр - әби-бабайлар, өлкән яшьтәге күршеләр, эш буенча хезмәттәшләр зур игътибарга лаек.

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында ветераннарны хөрмәтләделәр.

Халыкара өлкәннәр көне - элеккеге хезмәттәшләр белән очрашып, аларга ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләү өчен менә дигән сәбәп.

Очрашу рухи халәттә узды, элекке коллегалар чәй эчтеләр, туйганчы аралаштылар, элеккеге казанышларын искә төшерделәр, территориаль орган формалашу турында, эшчәнлек темалары хакында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International