2022 елның 07 октябрендә Кукмара районы Березняк авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар оештырылды. Чара кулланучылар белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча мәгълүмат бирелде.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләре, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле ситуацияләрдә аларны хәл итү юллары турында сүз барды. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә аңлатмалар бирелде. Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм сатучылары өчен территориаль орган белгечләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп моментларын аңлатып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сораулар буенча уку-семинар үткәрделәр.
Чарада катнашучыларның барысына да «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы нөсхәләре, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм мөрәҗәгатьләр өчен контактлар таратылды.