Әтнә районы Коморгуҗа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 14 октябре, җомга

2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Коморгуҗа авылында гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә якындагы торак пунктлардан да гражданнар килде. Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны кире кайтару сроклары, тиешле сыйфатлы товарлар турында сораулар кызыксындырды: яраклылык вакыты чыккан товар сатылганда нәрсә эшләргә? Бирелгән сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.

Чара кулланучы өчен файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International