Хөрмәт һәм игелек көне

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Традиция буенча октябрьнең беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Өлкәннәр көне - зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм өлкән буынның безнең мәхәббәтебезгә, кайгыртуыбызга һәм игътибарыбызга мохтаҗ икәнлеген барыбызга да тагын бер кат аңларга ярдәм итә. Изге һәм якты бәйрәмдә без әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның игътибарын тоеп яшибез. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече, өлкән яшьтәге халыкның куллану белемен арттыру максатында, Әгерҗе шәһәренең «Пятерочка» СҮ территориясендә буклетлар тарату буенча акция үткәрде. Өлкән буын кешеләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International