Халыкара өлкәннәр көне елга бер тапкыр була

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне елга бер тапкыр була, ләкин көмеш яшьтәге кешеләр тормышында катнашу өчен һәрвакыт сәбәп бар. Шушы уңайдан Яр Чаллы территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Красный Бор авылының «Красный Бор имәнлеге» социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр белән очрашты. Очрашу вакытында белгеч ял итүчеләрне «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон белән таныштырды, законның төп маддәләрен аңлатты, «кулланучы», «товар», «хезмәт күрсәтү» төшенчәләрен аңлатты.

Белемле кулланучылар булу, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларыңны яклый белергә өйрәтү – социаль ярдәм үзәгенең ял итүче пенсионерлары белән очрашуның төп максаты.

Әйдәгез, борчулардан арынып, якыннарыбызга шалтыратып хәлләрен белик,  әби-бабаларыбызны кочакларга бер минут вакыт табыйк. Алар өчен безнең игътибарыбыз һәм сөйләшү мөмкинлеге кыйммәтрәк бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International