2022 ел Олимпиадасының III этабына әзерлек турында

2022 елның 28 октябре, җомга

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында Олимпиаданың II этабы тәмамланды. II этапны үткән егет-кызларны алда 2 турдан торган йомгаклау III этабы көтә:

- язма формада тест;

- конкурсантлар белән әңгәмә.

Олимпиада Татарстан Республикасының ике шәһәрендә үткәреләчәк:

Чистай шәһәрендә - 2022 елның 1 ноябрь көнне, Казан шәһәрендә - 2022 елның 2 ноябрендә, Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда.

Олимпиаданың III этабына әзерләнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре шәхси дәресләр үткәрә, чөнки укучыларны олимпиадаларга әзерләү өчен һәр укучыга индивидуаль якын килү һәм төп басымны укучының мөстәкыйль эшенә юнәлтергә кирәк. Белгечләр укучыларны олимпиадаларга әзерләүне үз тәҗрибәләренә, практикасына һәм белемнәренә таянып башкара. Биремнәрне уңышлы үтәү өчен, логик фикерләү, стандарт булмаган бурычларның шартларын анализлау, биремнәрне билгеле суб-биремнәргә бүлү зарур. Укучылар өчен олимпиада хәрәкәтендә катнашу бик мөһим, чөнки ул: аларның үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә, бу белемнәр гомер буе кирәк булачак, шулай ук булачак һөнәр сайлауларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

2022 елгы Олимпиадада катнашучыларның барысына да үз көчләренә ышанырга телибез! Уңыш сезгә юлдаш булсын. Катнашыгыз һәм яңа биеклекләргә омтылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International