Кама аръягы районнары укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасының өченче этабында катнаштылар

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Чистайның 2нче лицеенда Кама аръягы районнарыннан 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен үткәрелә торган республика Олимпиадасының өченче этабы булып узды. Элегерәк катнашучылар ике этапны уңышлы үттеләр. Беренчесе тест биреме формасында булса, иҗади эш рәвешендә икенче этап узды.

Олимпиаданың өченче этабы 2 турдан торды. Башта укучылар язмача тест уздылар, аннары иң күп балл җыйган конкурсантлар белән әңгәмә үткәрелде.

Укучыларның күпчелеге кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрнең югары дәрәҗәдә булуын, кулланучыларның үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен, үзләренең куллану хокукларын мөстәкыйль яклый белүләрен күрсәттеләр.

Республика Олимпиадасын оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмә нигезендә Олимпиадага нәтиҗәләр 2022 елның 22 ноябренә кадәр ясалачак.

Олимпиадада катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International