Җитәкче Җәүдәт Әхмәтхановның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешу уңаеннан котлавы

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле хезмәттәшләр!

Бүген без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 27 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Инспекция алдына куелган бурычлар 27 ел эчендә шактый киңәйде. Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алкоголь базары белән генә түгел, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз эшенең осталары булып торалар, безнең коллектив – компетентлы һәм максатчан белгечләр командасы үрнәге.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын һәм хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйм!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа профессиональ биеклекләргә ирешүегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International