Сыйфат атналыгы кысаларында укучыларга кулланучылар белемнәре нигезләрен аңлаттылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгече белән берлектә сыйфат атналыгы кысаларында Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес оештырдылар.

Укучыларга Бөтендөнья сыйфат көне быел 10 ноябрьдә билгеләп үтелә дип сөйләделәр. Бәйрәм гражданнарның игътибарын эчке базарда товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Агымдагы елда ул «Россия-сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза. Россия сыйфат билгесе - бөтен ил күләмендә товарларны тикшерә торган бәйсез оешма.

Укучыларга сыйфатлы товарлар сайлап алу буенча киңәшләр бирелде, сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибен һәм срокларын, шулай ук кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү срокларын аңлаттылар.

Күп кенә укучыларның банк карталары булганлыктан, аларга финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокуклары турында сөйләделәр, алдакчыларның хәйләсенә эләкмәс өчен киңәшләр бирделәр.

Чара ахырында укучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International