Татарстан бизнесны дистанцион тикшерүне гамәлгә кертү буенча ике пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан бизнесны дистанцион тикшерүне гамәлгә кертү буенча ике пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Пилотта Росздравнадзор, Росалкогольрегулирование, Росаккредитация, Россия Табигать күзәтчелеге, Россельхознадзор һәм Киров өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының региональ ведомстволары катнаша.

Хәзер лицензияне «Дәүләт хезмәтләре»ндә гариза биреп алырга була. Әлеге гариза КНД ГИС ТОР болыт системасына керә һәм инспектор тарафыннан эшкәртелә.

Эшкуарга бары тик «Инспектор» мобиль кушымтасын йөкләргә һәм кушымта аша билгеләнгән вакытта онлайн-тикшерүгә тоташырга кирәк. Тикшерүдән соң нәтиҗәләр мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетына дәүләт хезмәтләре аша киләчәк.

Төбәктә бу инструментны куллану мисаллары бар инде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензия биргәнче предприятиенең мәҗбүри таләпләргә туры килүен дистанцион бәяли. Соңгы нәтиҗәләр һәм электрон имза белән имзаланган лицензия мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләрендә чагылыш таба.

Яңа механизм профильле органнар һәм бизнес ресурсларын саклый, лицензияләр алу мөмкин кадәр ачык һәм эшкуарлар өчен уңайлы. Тикшерү нәтиҗәләре, шул исәптән видео файл, барлык катнашучылар өчен дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International