Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре балалары арасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында «Без коррупциягә каршы» темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды.
Территориаль органнар хезмәткәрләренең бурычларының берсе - халыкның коррупциягә каршы тәртибен формалаштыруга, җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга һәм иҗтимагый хокукый аңны үстерүгә юнәлдерелгән агарту, мәгариф һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү.
Күргәзмәнең нәни катнашучыларына бүләкләр тапшырылды.