Территориаль орган хезмәткәрләре белән очрашу барышында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Коллективта коррупция күренешләренә түземсезлек булдыру максатыннан, МИЭБ һәм ЭЭМнең Чистай районы буенча ПК начальнигы Илназ Таһировның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре белән эшлекле очрашуы оештырылды.

Чара барышында «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләре җентекләп каралды.

Илназ Таһиров коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрү эшчәнлегенең төп юнәлешләре, мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт Вазыйфаларын биләүче затларга куела торган чикләүләр, тыюлар һәм коррупциячел хокук бозулар өчен дәүләт хезмәткәрләренең җаваплылыгы турында сөйләде.

Чара барышында территориаль орган хезмәткәрләренә мәнфәгатьләр конфликтларын булдырмау буенча чаралар күрергә, шәхси характердагы мәсьәләләрне хәл иткәндә тәэсир итү өчен хезмәт урыныннан файдаланмаска, хезмәт, һөнәри этика нормаларын һәм эш тәртибе кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International