«Без коррупциягә каршы» темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре балалары арасында «Без коррупциягә каршы» дип аталган балалар рәсемнәреннән мәгълүмати-иллюстрацион күргәзмә оештырылды.

Үз рәсемнәрендә балалар коррупцияне акча һәм табигатькә китерелгән зыян рәвешендә тәкъдим иттеләр, ә коррупциясез дөньяны балалар – ачык буяуларда һәм матур табигать итеп күрә. Конкурста катнашучыларның берсе фикеренчә, дуслык, вөҗдан, намус һәм хөрмәт булган җирдә коррупциягә урын юк. Һәр рәсем өстендә бирелгән тема буенча төрле тезислар урнаштырылган: «Коррупциягә тамыр җибәрергә ирек бирмә!», «Коррупциягә - юк!» , «Коррупциясез тынычлык», «Коррупциягә юк, дуслык, вөҗдан, намус, хөрмәт бар!».

Рәсемнәр өстендә эшләү территориаль орган хезмәткәрләренең балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә генә түгел, коррупция күренешләренә түземсезлек формалаштыруга да ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International